Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Әманәт

Бүген төштә Җәбраилне күрдем: колач җитмәс канатларын җәйгән;

Гөлназ Нуриева белән мин әүвәл Чаллы шәһәрендәге Нур Баян исемендәге гимназиядә танышкан идем. Алабугада яшәп, иҗат белән җенләнгән әлеге яшь ханым инде ул чакта ук авторлык «Сабыйга» программасын булдырып, мәчет каршында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар теле дәресләре укытуы, онлайн татар теле дәресләре алып баруы хакында сөйләгән иде. Язучылар берлегенең Яр Чаллы төбәге бүлеге җитәкчесе – остазы Факил Сафин да Гөлназны өметле шагыйрә буларак таныштырды, тәүге шигырьләренең «Көмеш кыңгырау» битләрендә урын алуын, шәһәрдә булган төрле әдәби чараларда актив катнашып килүен искәртте. Баксаң, ул үзе Яр Чаллы кызы икән. Факил абый аны шәһәрнең 52 нче татар мәктәбе укучысы булган чагыннан ук белә булып чыкты. Ул инде «Алтын каләм», «Шигъри сабантуй», «Иделем акчарлагы», «Яңа дулкын» кебек яшь иҗатчыларны барлаучы төрле проектларда да катнашырга өлгергән, Казанда КФУның татар филологиясе һәм тарихы буенча югары белем алып, төрки телләр юнәлеше буенча филология магистры булуга ирешкән, шигырьләре инде «Ялкын», «Идел», «Мәйдан» журналларының битләрендә урын алырга өлгергән. Аның әлеге шигъри шәлкемнәрен исә безгә шагыйрә Лилия Гыйбадуллина юллады. 1991 нче елның 21 нче маенда дөньяга аваз салган шагыйрәбезнең шигъри аһәңен «Казан утлары» журналын укучыларга да ишетер вакыт җиткәндер, шәт. Хәерле сәгатьтә, шигърият мәйданына рәхим ит, Гөлназ!


Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ

 

Яралтучы Раббың исеме белән укы! Коръән, 96:1

Бүген төштә Җәбраилне күрдем:

колач җитмәс канатларын җәйгән;

Күк капусын урталайга ярып,

зың тезелә сүзе сәйлән-сәйлән:

«...Кешелекнең бер төрткесе ул – син,

гамәл булып эзең тама Җиргә.

Җан яралып, күңелеңә иңгән

сүз әйтергә җибәрелдең миргә.
Син рәсүле түгел кавемнәрнең,

пәйгамбәрлек Раббың насыйп итмәс.

Хак сүзләре туры юлны саплар,

бик күпләрнең сиңа теше үтмәс.

Синең нәүбәт – бөртек-бөртек гамәл, –

уң дәфтәрең шулай тулып торсын.

Үз-үзеңне кеше итеп таптың,

Кеше булып калу җаен тап соң!..»

Җәбраилне күрдем бүген төштә...

ГӨЛНАЗ НУРИЕВА

 

"КУ" 06, 2023

Фотода автор үзе,

журнал архивыннан.

 

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев