Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Күз яшемне күргәннәр аз...

Йөзем ачык һәркемгә дә Ача алмыйм җанны гына…

Күз яшемне күргәннәр аз,

Синең хәтта күргәнең юк.

Мескен итеп күрсәтерлек

Әрсез, ямьсез күлмәгем юк.

Чирле чагым күргәннәр аз,

Чирдән башым чыкмаса да…
Чыраемны сытып йөрмим,

Тормыш кат-кат тукмаса да…

Җүләрләнеп сөйгәнемне

Белүчеләр санлы гына.

Йөзем ачык һәркемгә дә

Ача алмыйм җанны гына… 

Фәрдилә Яр

"КУ" 04, 2022

Фото: pixabay

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев