Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Көз һәм без

Көз дә матур, без дә матур әле, Тик күңелгә нидер җитми сыман...

Көз дә матур, без дә матур әле,

Гомернең дә кыл уртасы кебек...

Чыбыркылап кумасаң да, атның

бара торган чагы үзе белеп...

Көз дә матур, без дә матур әле,

Тик күңелгә нидер җитми сыман...

Тынгысызлык биләп алган җанга

Әллә нинди хафалану кунган...
Көз дә матур, без дә матур төсле,

Тик сагышлар сарган күңелләрне.

Тыштан көлеп, эчтән сыкрабрак

Үткәргәнбез бугай гомерләрне...

Көз дә матур, без дә матур үзе,

Тик йокылар кача, хәтер барлап...

Уйларында һәркем ялгыздыр ул, –

Яшәлсә дә гомер буе парлап.

Көз дә матур, без дә матур, шиксез!

Чәчкә генә никтер көмеш сарган.

Бер-береңә кадер җитмәүдәнме,

Хис дигәнең гүя бераз арган...

Көз дә матур, без дә матур юкса...

Өмет белән алга әйди гомер.
Учак саклап яшәү нәтиҗәсе –

Йөрәк урынында көл вә күмер...

Көз дә матур, без дә матур. Матур!

Күмердән дә, бәлки, ут эленер.

Бәхет өчен күргән, кичергәннәр

бер беленер әле, бер беленер... 

Ризәлә  Исмәгыйлева 

 

"КУ" 10,2023

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев