Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Кыш әнә...

Кыш әнә... Җир тулы. Җан тулы кыш килгән.

Җәй җирдә...

Без киткән өйләрдә,

Без кайткан өйләрдә – җәй генә!

Луиза Янсуар

 

Кыш әнә... Җир тулы.

Җан тулы кыш килгән.

Күрдеңме ул кучкыл карларның

Көпчәкләр астында эрүен?

Югалткан төннәрнең

бүтәннәр төшенә керүен?

Китүен, без тапкан җәйләрнең

җәйләүнең офыгы артына?

Күкләрнең каты да, әйтерсең,

бу кыштан ятсына...

Кайтасы юлларга кар ята,

аръякта, кемдер шәм кабыза,
җан сыза: хисаплар ябылгач,

табылгач һәркемнең үз өе.

Китмәсен җаннарның үз көе.

Табылган җәннәттә

бикләнми яшәүче кемнәр бар?

Уянып түгел лә...  йокламый азга да?

Язгамы... әрнүем яңартам,

яңадан кайтмавын сагынам.

Соңарам.

Бу кышның җылысын тоялмый,

бер йомры көткәндә, үч итеп,

нигәдер чәйнегем кайнамый...

ГӨЛНАЗ ГАЗИЗОВА
 

 

"КУ" 12, 2023

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев