Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

...Колагыңа пышылдады кемдер нидер

Абау инде! Хет үзеңне ярат!» ...кемдер нидер пышылдады кебек... 

...Колагыңа пышылдады кемдер нидер:

«...Син түгелсең дөнья мәгъшукасы.

Күлмәгең дә бигрәк гади. Киндер.

Тавышың да артык каты түгел,

Һәм өздереп әйталмыйсың сүзне.

Усал белән усал булу яхшы, –
кыек караучылар булса, түзмә!

Син бу гасыр өчен артык тыйнак,

китап укып, кемгә була ярап?

Хыялыйлар – башка галәм заты.

Абау инде! Хет үзеңне ярат!»

...кемдер нидер пышылдады кебек... 

ГӨЛНАЗ НУРИЕВА

 

"КУ" 06,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев