Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Кояшлы буран

Үзем дә сизмәстән кинәттән Юлыктым кояшлы буранга.

Гөлара Шәрипова исеме күпләргә таныштыр да: әлеге дә баягы интернеттан – социаль челтәрләрдән. Анда ул шигырьләрен дә куя, табигать күренешләрен дә, тормышын яктырткан кадерле мизгелләрне дә, иҗатындагы төрле яңалыклар – конкурсларда җиңү яулаган җырларын, сәхнәләрдә Раил Садриев кебек билгеле затлар укып, зур яңгыраш алган шигырьләрен һ.б. күрсәтеп бара. Интернеттан ерак кеше булганга, мин бу шагыйрәбезнең үзен күргәч, шигырьләрен үзем укыгач кына танышып, беренче тәэсирләр моңарчы мине алдамады, дип ышанганга Гөлара ханымның шигырьләрен журналыбызда тәкъдим итәргә булдым. Чын табигать баласы, садә, ихлас хисләр, кичерешләр иясе дип таптым мин аны. Тәэсир итү көче – гадилектә, бернинди дә йогынтылар, иярүләр булмыйча, табигый, тансык, нәфис җан иясе тавышы булуында!

Гөлара ханым – дүрт баһадирдай ул үстергән, инде оныкларын да сөйгән бәхетле ханым, чын татар гаиләсе учагын механизатор ире белән горур балкытучы чын милләт әнкәсе! Яшәве – Казанбаш авылында, әйе, әйе, нәкъ менә кайчандыр Гариф Ахунов укыган, яшьлегендә Мөхәммәт Мәһдиев укытучы булып эшләгән, соңыннан «Фронтовиклар» романында тасвирланган атаклы Арча төбәгеннән ул. Тукай исеме белән горурланган бу яклардан соңгы арада шагыйрьләр сирәк күренә иде. Бәлки, Гөлараның «Кул арты» җиңел булып, зур әдипләр янәшәсендә шагыйрьләр авазы да телләргә кереп яңгырар? Ә бу – без көткән тансык сөенеч хәбәре булыр шикелле. 


Рәдиф ГАТАШ,

Татарстанның халык шагыйре,

 «Казан утлары» журналының редколлегия әгъзасы.

 

Үзем дә сизмәстән кинәттән

Юлыктым кояшлы буранга.

Җилбәзәк бер шаян болыттан

Уйнаклап кар ява урамда.

Кояшның нурлары үчекләп,

Җил-кызның шәл чугын аралый.

Шаярып йөгерә ак буран,

Беркемгә, бернигә карамый.
Кояшлы буранның тәэсире

Күңелгә моң булып уралды.

Хисләргә бирелеп, ун үттем

Мамыктай кар яткан урамны.

Битләрем алмадай кызарды,

Кочканда шук буран билемнән.

Гаҗәеп гүзәллек, әйтерсең

Табигать ак нурдан чигелгән! 

 

ГӨЛАРА ШӘРИПОВА

 

"КУ" 01, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев