Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Кичә генә әле җәйләр иде...

Җәй челләсе котып салкынына Әйләнер дип кемнәр уйлаган!..

Кичә генә әле җәйләр иде.
Ә күңелләр – назлы күбәләк.
Аллы-гөлле болыннарны гизде,
Чәчәкләрне сөйде иркәләп.
Маңгаемны туң тәрәзгә терәп,
Басып торам... Уйлар гәпләшә
(Буран дулый тышта): бүген – буран...
Кичә җәйләр иде, ләбаса!
Җәй челләсе котып салкынына
Әйләнер дип кемнәр уйлаган!..
Кышын болыннардан чәчәк җыя
Бары мәхәббәтен җуймаган...
Буран дулый хәтәр усалланып,
Әйтерсең лә, безгә үпкәләп.
Тәрәз аша алсу гөлләр күзләп,
Тыпырчына хәлсез күбәләк...

 

"КУ" 7, 2019

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев