Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Кем ул анда?

...Салкын карлар баскан бар дөньяны, Күз ачкысыз давыл урамда. Кем ул анда, ялгыз мосафирдай, Нидер көтә кышкы буранда?..

Язгы җилләр чәчем сыйпаганда,

Сизеп бөек гомер бәйгесен –

Тоймыйча да җылы ул сулышны,

Көттем һаман аның җәйгесен.

 

Җәй җилләре битем үпкән чакта,

Күрми сихри таңнар балкуын,

Офыкларга карап дога кылдым,

Бирче, диеп, көзнең алтынын.

 

Үкергәндә көзге ачы җилләр,

Җәйне озайтырга тырыштым –

Җылы эзләп, шыксыз агачларның

Кәүсәсенә барып елыштым.

 

...Салкын карлар баскан бар дөньяны,

Күз ачкысыз давыл урамда.

Кем ул анда, ялгыз мосафирдай,

Нидер көтә кышкы буранда?..

 

"КУ" 02, 2019

Фото: pixabay.com

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев