Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Кем ала?

Тирән тынлык биләп ала җанны, Ялгыз калам бары уй белән.

Айсылу Кәлимуллина (1955) Сарман районы Анак авылы
кызы. Әүвәл Бөгелмә кооператив училищесында, соңрак Казан
кооператив техникумында белем алып, хезмәт юлын район
сәүдә системасында сатучы булып башлап җибәрә, соңрак
сәүдә предприятиесе һәм җәмәгать туклануы оешмасының
җитәкчесе була, башка җаваплы тармакларда да хезмәт куя.
Бүгенге көндә ул – Сарманда гомер итүче эшкуар.
Аның шигырьләре район газетасы битләрендә еш басыла,
җирле радио эфирларында яңгырый. 2020 елны шәхси
нәшриятларның берсендә аның «Җырлы йорт җылысы» дип
аталган шигырь җыентыгы дөнья күрә.

Тирән тынлык биләп ала җанны,
Ялгыз калам бары уй белән.
Уйлаганым сүзгә әйләнер дә
Ак кәгазьгә күчәр, мин беләм.
Укырлармы минем язганымны,
Озак яшәрләрме югалмый?
Җиргә коелсыннар орлык булып,
Бөреләрсез чәчәк була алмый.
Шау чәчәкле болын итеп күрәм,
Йөрәгемнән чыккан сүзләрне.
Чәчәкләрнең тәмле исләренә
Сукмак салыр бик күп эзләрне.
Шифа булса иде шигырьләрем,
Уйландырса иде җаннарны.
Моңлы кошлар, сүзне көйгә салып,
Җырлы итсә иде таңнарны.
Тирән тынлык. Күңел түрләреннән
Сихри көчкә ия сүз ага.
Сүтәм, җыям шигъри такыялар,
Бүләк итәм сезгә. Кем ала?

 

Айсылу Кәлимуллина

«КУ» 08, 2024

Фото: архивтан, фотода автор үзе.

 

 

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев