Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

"Күңелемнән генә синең юлны үземнеке белән бәйләдем..."

Аңлап бетермисең син үзең дә Кайдан ишелеп бәхет киләсен.

Ә мин бүген алтмыш тугыз тапкыр

Казан урамнарын әйләндем.

Күңелемнән генә синең юлны

Үземнеке белән бәйләдем.

Кисешмәдек... бәлки, параллельләр

Булып үткән узган сукмаклар.

Юлдашлардан сорыйм: «Кайда ул?», – дип.

Юк, дәшмиләр, әллә чукраклар.

Казан йоткан сине, яшергәндер,

Авыл мокытлары җитәрлек...

Тик Казанда, белмим, бармы Сиңа

Шигъри юллар бүләк итәрлек.

Ә мин бүген алтмыш тугыз тапкыр...

Иртәгә дә... йомгак сүтәрмен...

Әкият булсын, хыял... тик мин чатта

Юллар кисешүен көтәрмен.

Укып чык та елмай, төн кергәндә

Якты уйлар җаның биләсен.

Аңлап бетермисең син үзең дә

Кайдан ишелеп бәхет киләсен.

Ә мин бүген...

"КУ" 11, 2019

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев