Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Каз өмәсе

Каз өмәсе гөрли авылларда, Каз өмәсе гөрли өйләрдә.

Каз өмәсе гөрли авылларда,
Каз өмәсе гөрли өйләрдә.
Ак мамыктай күңелләргә тула
Талгын гына аккан көйләр дә.
Казлар очмый бүген каңгылдашып,
Ак мамыгын сава ак куллар.
Бәйрәм төсен алган өмәләрдә
Урамнарны урый җыр-моңнар.
Йорт казлары, ак туннарын салып,
Куандырыр өйнең хуҗасын.
Казны туйлар, Яңа еллар көтә –
Бәйрәм табыныннан узасы.
Көянтәгә пар казларын элеп,
Кызлар атлый чишмә юлыннан.
Йолаларга тугры калган халкым,
Тапкыр эшләр килә кулыннан.
Ак мамыгы мендәрләргә күчәр,
Затлы бүләк туйда мендәрләр.
Күңелендә хатирәләр саклар,
Каз өмәсен күргән-белгәннәр.
Табын бизәр майлы тәбикмәкләр,
Каз итеннән бәлеш пешәдер.
Әби-бабай гореф-гадәтләре,
Безнең буынга да күчәдер.
Каурыйларын сукмакларга сибеп,
Изге теләк юрар йөрәкләр.
Бүген бездә каз өмәсе гөрли,
Кабул булсын барлык теләкләр.

 

Айсылу Кәлимуллина

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев