Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Карлар яна

Син дә мине җылытырга теләп, Учак яктың кышның карына.

Син читләргә ишек шакыганда,
Мин, бикләнеп, сине көткәнмен.
Ак хыялым салган сукмаклардан,
Җитәкләшеп, бергә үткәнмен.
Син йөргәнсең шаян җилләр куып,
Мин йолдызлар тездем юлыңа.
Аңышмыйча, кайнар йөрәгемне
Салдым синең салкын кулыңа.
Күңелеңдә буран өермәсе,
Хисләреңне кырау каплаган.
Елмайсаң да, күзләреңнән күрәм:
Ышанычлы кочак тапмаган.
Язгы ташкын сулар, ташып аргач,
Тынычланып кайта ярына.
Син дә мине җылытырга теләп,
Учак яктың кышның карына.

Айсылу Кәлимуллина

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Теги: татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев