Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Кар җылысы

Моңа кадәр ничек белмәгәнмен Кайнарлыгын җиһан карының.

Наратларга сарган мамык карлар

Әнкәй шәле сыман тоелды.

Назланыйм дип сыенуым булды,

Ак энҗеләр өскә коелды.

Чәчләремә кунды, керфегемә,

Күз сирпергә тордым кыймыйча.

Хис ташкыны ургып тышка чыкты,

Күңел киңлегемә сыймыйча.
Ылыслардан килгән татлы искә

Кар җылысы килеп кушылды.

Энҗе ява, ә мин ләззәтләнеп,

Җыя алмый торам һушымны!..

«Әнкәй шәле» диеп сарылдым да

Бер илаһи назга тарыдым.

Моңа кадәр ничек белмәгәнмен

Кайнарлыгын җиһан карының.
 

ГӨЛАРА ШӘРИПОВА

 

"КУ" 01,2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев