Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Калмасын үкенече...

Чыландым яңгыр астында, Калмасын үкенече...

Каен ышыгында торам.

Күл өстен туный яңгыр.

Кем белсен, бәлки, сулыкка

Берәр ачуы бардыр.
«Шап» та «шоп» килеп бәрелә,

Тамчылары дәррәүләп.

Читтән генә күзәтәбез,

Каен белән икәүләп.
Күл чайкала, күл тибрәлә,

Түзә инде, нишләсен?

Салкын көзге яңгырларның,

Белә ич бер үтәсен.
Бу дөньяда бар да үтә,

Син дә, мин дә – үткенче.

Чыландым яңгыр астында,

Калмасын үкенече... 

 

"КУ" 08, 2023

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев