Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

"Исәр кебек икәү утырырбыз – иртә таңнан кара төнгә чаклы..."

Ә соңыннан... таң беленер...

Бу – безнең көн:

Дивардагы саргылт календарьның

битен ертып,

төнәтмәсен ясыйм иртәдән...

Кыл уртасы җәйнең,

кыл уртасы елның –

кышка ерак, көзгә иртәрәк...

Исәр кебек икәү утырырбыз –

иртә таңнан кара төнгә чаклы...

Үткән юлны-хатирәне барлап –

сөенербез ихлас...

һай, ничаклы!

Көлешербез күз яшьләре аша –

онытылыр гайре дөньялар...

(Шаккатырсың!

Календарьның гади бер көнендә

бу күңелгә күпме дәва бар!..)

Төнәтмәсе еллык юшкыннарны

төбе-тамыры белән алып юар...

Ә соңыннан... таң беленер –

календарьда яңа көн туар...

"КУ" 12, 2019

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев