Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Яшьлек кебек тансык нәрсә бар соң? Сөйлә, белсәң!

Мин гомеремне җиде ят та, шулвакытта Үземнән дә яхшы белгән танышымны – Кыйммәтле таш-табышымны Күзем чытырдатып кысып! (Югалтмаска!) Истә тоту хакына дип багышлыймдыр.

Яшьлек кебек тансык нәрсә бар соң? Сөйлә, белсәң!
Без икәүне очраштырыр сәбәп тагын бармы шундый?
Син исәнме? Димәк, җырым әле өзелмәгән.
Бу җәйне мин яшьлегемә багышлыймдыр.
Яшькелт-сары август белән култыклашып,
Тып-тын урам буйлап өйгә кайтып барышымдыр.
Безне тоташтырган күпер – август күге генә хәзер.
Бу җәйне мин безгә багышлыймдыр.
Бәлки, юкка, керфекләрем манып күз яшенә,
Алтын көннәремне сагышлыймдыр...
Көннәремне, төннәремне түгел,
Бик теләп тә, синнән кайтаралмас күңелемне,
Шул бер бичараны, кызганмыйча,
Мин җавапсыз һаман сиңа багышлыймдыр.
Бар да яхшы. Барысы да – хәерлегә бу дөньяда.
Шулай диләр. Ә мин сине яратам һәм...
Нәрсә тагын? Бары шулдыр.
Онытуым үзем эзләп тапкан хисне –
Күтәралмас гөнаһ булыр.
Мин гомеремне җиде ят та, шулвакытта
Үземнән дә яхшы белгән танышымны –
Кыйммәтле таш-табышымны
Күзем чытырдатып кысып! (Югалтмаска!)
Истә тоту хакына дип багышлыймдыр.

Рузалия Шакирова

 

«КУ» 11, 2024

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев