Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Яраттым! Яратам!

Елмаеп уяндым, син язган җылы хат Җаныма елышкан сагышны тараткан...

Елмаеп уяндым, син язган җылы хат

Җаныма елышкан сагышны тараткан.

Ачылган күңелдә тулышкан бөреләр,

Иреннәр пышылдый: «Яраттым! Яратам!»

Яшәрдем сизелеп, әйтерсең иңемдә

Җип-җиңел, мамыктай фәрештә канаты.

Йөрәкнең үз эше, буйсынмый акылга,

Кабатлый ашкынып: «Ярата! Яратты!»

Хат юлы – тиң икән киек каз юлына,

Күңелем күгендә сызылып эз калган.

Сүзләрең иң назлы, иң матур көй булып

Кылларын мең чиртеп җаныма уралган.

Йөрәккә туктаусыз тамчыдай сүз тама:

«Яратты! Ярата!», «Яраттым! Яратам!»

Елмаеп уяндым, син язган җылы хат

Җаныма елышкан сагышны тараткан...

ГӨЛАРА ШӘРИПОВА

 

"КУ" 01,2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев