Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Йә ватан, йә җан!

Минe дә алайса мөһерлә! Ике юл бар: Йә ватан, йә җан!

Сугыш кыры.

Болын-кырлар кызыл кан.

Ике юл бар:

Йә ватан, йә җан!

Әмма кызганыч,

Калмады сыңар бер ядрә дә.

Әгәр калса әсир төшәр идеме соң

Ничә егет дошман кулына?!

Тик син шуны бел:

Иң газабы исә, нахак сүз!

Мөһерләнде кара мөһер:

«Ватан хаине!»

Иҗат эшләре, сәнгать, җыр,

Шигырьгә мәхәббәт,

Милләт язмышы…

Ике юл бар:

Йә ватан, йә җан!

Юк, юк яшерен берни дә юк!

Юк «качкыннар», бар да табигый.

«Нигә соң бу әрнүләр?» – диде, тик

Ул да диде бары: «Әллүки»!

Тик син шуны бел!

Иң газабы исә – нахак сүз!

Мөһерләнде кара мөһер:

«Халык дошманы!»

Иле өчен, җире өчен,

Халкы өчен, хаклык өчен

Шәһитләр дә әгәр

«Халык дошманы» булса?..

Күлләрен, чишмә суларын,

Болын, урман, кырларын

Яратучылар да әгәр

«Ватан хаине» булса? –

Минe дә алайса мөһерлә!

Ике юл бар:

Йә ватан, йә җан!

 

ФӘНИС ЗЫЯЛЫ

 

"КУ" 04, 2024

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев