Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Иң бәхетле бала булыр идем...

Җиде ятка изге  теләк  телим, Тилмермәсен  кеше  кадергә!

Җиде ятка изге  теләк  телим,

Теләгемдә – йөрәк ялкыны.

Үзем  сусап  яшәвем дә җиткән,

Сугарасым  килә  халкымны.
Җиде ятка изге  теләк  телим,

Тилмермәсен  кеше  кадергә!

Таш  бәгырьләр нечкә күңелләрне

Кертмәсен дим, иртә кабергә.

Җиде ятка изге  теләк  телим,

Күңел салып  һәрбер  сүзенә.

Итекченең итеге  юк  сыман

Җылы сүзләр җитми  үземә.
Җиде ятка изге теләк телим,

Риза  җаным  ярып  бирергә.

Иң бәхетле  бала  булыр  идем –

Теләгемнең меңнән  бере  генә

Әйләнепләр кайтса  кирегә.
 

Ризәлә  Исмәгыйлева 

"КУ" 10,2023

Фото: unsplash

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев