Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Эзлим

Мин генәме соң сөюләрне Йөрәгендә мең кат яндырган?!

Кышкы төннән күзләреңне эзлим.

Һич булмаса ялгыз эзеңне!

Синең сукмак. Таныйм.

Парлы! Үзгәрткәнсең ахры үзеңне!

 

Үзгәрмәсәң, тигез эзләр салып,

Бер сулышта үтмәс идең лә.

Һич булмаса, аунап елар урын

Миндәгечә! Калыр иде лә!

 

Йокы алмаган төне, ае, елы

Иярерләр иде артыңнан...

Мин генәме соң сөюләрне

Йөрәгендә мең кат яндырган?!

 

Юк, көнләшмим. Хәйран калам!

Борылып карамавың үткәнгә...

Зәңгәр кыңгыраулар чың-чың килде,

Мин сөюдән качып киткәндә.

 

Шуннан бирле зәңгәр кыңгыраудан

Гөлләмәләр җыймыйм үземә.

Сары такыялар үрәм хәзер –

Тәңгәл килә бигрәк йөземә.

 

Кышкы төннән күзләреңне эзлим.

Һич булмаса ялгыз эзеңне!

Табып эзләреңә әйтим мәллә

Соңга калган сөю сүземне.

 

"КУ" 03, 2018 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев