Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Этләр улый…

Әллә нәрсә шомландыра күңелемне Ә бит, юкса, күктә бары ак ай тулган…

Фәрдилә Яр (1982) – (Фәрдилә Яруллина) Кукмара районы Вахит авылы кызы. Янил урта мәктәбен тәмамлагач, ул тормышын Казанның педагогика көллияте белән бәйли. Әүвәл шушында белем ала, аннан читтән торып, Татар дәүләт гуманитар педагогика университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый да үзе белем алган көллияткә эшкә урнаша. Альберт атлы егет белән гаилә корып, бүген алар Азалия белән Алмаз исемле игез бала тәрбиялиләр.

Фәрдилә диңгезгә, тауларга гашыйк, сәяхәт итәргә ярата. Бу гашыйклык аның иҗатында да чагылыш таба. Аның шигырьләренә тормышчан фәлсәфә, нечкә тоемлау һәм халыкчан гадилек хас дияр идем мин. Иҗатының дәвамлы булуын телик! 

Этләр улый…

Аларның да бабалары бүре булган…

Әллә нәрсә шомландыра күңелемне

Ә бит, юкса, күктә бары ак ай тулган…

Ай тулганда, әллә сагыш,

Әллә каргыш уяна да күңелемдә

Йокым ала…

Бабам каны тынгы тапмый тыпырчына,

Кавемемә тагын кемдер богау сала…
 

Фәрдилә Яр

 

"КУ" 04, 2022

Фото: журнал архивыннан

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев