Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Еш буталып, мине күрәсеңме...

Син дә шулай сагынасыңмы икән Мин сагынган сыман, сылуым?!

Еш буталып, мине күрәсеңме
Таныш түгел чит-ят йөзләрдә?
Яңгыр белән җилне сүгә-сүгә,
Эзлисеңме һаман көзләрдә?
Минем өчен дога кыласыңмы,
Таң алдыннан, яңгыр яуганда?
Озын-озын хатлар язасыңмы,
Өйдә кеше-мазар югында?
Төннәрең дә шулай йокысызмы,
Күз ачыткыч бушлык биләсә?
Ялгыз җилләр тәрәзәңне шакып,
Мине хурлап, гайбәт сөйләсә.
Бер сәбәпсез урам гизәсеңме,
Онытып кай якка баруың?
Син дә шулай сагынасыңмы икән
Мин сагынган сыман, сылуым?!

 

"КУ" 05, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев