Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Ерак киттем

Көзге җилләр талкый җанымны...

Ерак киттем, ахры, үз-үземнән –

Ап-ак карда килә ауныйсым!

Күккә куеп нәни учларымны,

Аклыгын карларның аулыйсым.

 

Ерак киттем, ахры, үз эшемнән –

Көзге җилләр талкый җанымны.

Шигъри тәлгәшләрне тезгән чакта,

«Сан дөньясы» били хушымны...

 

Ерак киттем, ахры, кешеләрдән –

Җылылыкка сусап таң калам!

Сөйләшәм дә төнге тынлык белән,

Йөрәгемә талгын моң салам.

 

Ерак киттем, ахры, үз-үземнән –

Кайтыр юлым эзләп йөрим менә...

Язмыш кына риза түгел бер дә,

Карлы яңгыр булып миннән көлә!

 

"КУ" 3, 2018

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев