Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Елмай

Син бүген бәхетле: Яланөс, яланбаш...

Еш(ы)рак елмай син,
Куанып, шатланып,
Яңа көн туган бит:
Вәт менә яңалык!
Агачлар оялып,
Яңгырда юына,
Йолдызлар юк күктә,
Барысы да куеныңда.
Болытның яртысын
Букчаңа син сал да:
«Мин аны беркайчан
күрмәдем», – дип алда.
Бүгенге дустың да
Нәселсез эт кенә,
Урамнар – сатлыкҗан,
Тамчылар – йөк кенә.
Берни дә үзгәрмәс,
Яуса да күктән таш.
Син бүген бәхетле:
Яланөс, яланбаш...

 

"КУ" 05, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев