Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Дускаем – сандугач

Бары тик хәбәрсез югалган кошымның Боз сыны тирәктә очарга талпына.

Көзләрдә озаткан дускаем – сандугач

Оясын сагынып кайтмады бу язда.

Һәр таңда сайравын тыңлаган җанымны

Нигә соң урамый быел да моң-назга?

Офыклар артыннан, күкләргә төбәлеп,

Сабыйдай карашым ни көтә һаман да?

Кояшның нурыннан җир-ана җанланып,

Кап-кайнар учыма тамчылар тамганда?

Көзләрдә озаткан дускаем – сандугач

Әле дә кунмады яраткан талына...

Бары тик хәбәрсез югалган кошымның

Боз сыны тирәктә очарга талпына.
 

АЛМАЗ ӘХМӘТГАЛИЕВ

"КУ" 11, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев