Дөнья

Дөнья бит ул ак-каралар белән,
Яхшы-яман белән чикләнми…
Яманның да була яхшы ягы,
Яхшыдан да булмый шикләнми…
Намус дигән маяк булса җанда –
Тәрбиянең шулдыр олысы.
Мең бүләктән кадерлерәк кайчак
Кемнәрнеңдер күңел җылысы…
Мәхәббәтнең төсе төрле-төрле,
Нәфрәт кенә кара коелган.
Ничек яшәсәң дә, кабер ташка
Тик ике сан бары уелган…
Матурлыкның нуры җанга дәва
Ямьсезләрнең керле гамәле.
Бер яхшыга бер яманмы җирдә?
Әллә күбрәк микән яманы?
Фәрдилә Яр
"КУ" 04, 2022
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз