Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Декабрь

Күпме җаннар җылынырга әзер, Карлы юрганнарга төренеп.

Чакыр мине, чакыр, әй, декабрь!
Синең хакка кышны эзләрмен.
Кеше күңеле оямыни сиңа?
Озынайды гүя көзләрем.
Бураныңда адаштыру юрап
Адашкансың, ахры, үзең дә.
Яңгыр белән җитәкләшеп йөреп
Язгансың бит юлдан, күр менә!
Күпме җаннар адашырга тели,
Сатлык бураныңда йөгереп.
Күпме җаннар җылынырга әзер,
Карлы юрганнарга төренеп.

 

"КУ" 05, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев