Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Давыл

Ни булган соң бу дөньяга? Җәй гел кояштан иде. Дошманга да җавабыбыз Таш түгел, аштан иде. Ераклардан куе болыт Каралып монда ага. Тагын көрәш башланамы – Безнең капканы кага. Ялтырый, ялт-йолт киләдер Офыкта күк йөзләре. Һәр болыт бер аждаһадыр, Канлы чокыр – күзләре. Түбәләрне куптарырмы? Диварлар чыдар микән? Диварларны терәшергә Күршеләр чыгар микән? Чыкмый да чыдар микән? Кояш кайда? Колмы әллә? Безнеме әллә яратмый? Якты нуры белән ярып, Ник давылны таратмый? Таң алдыннан йокы тәмле, Бәла-каза көтмиләр. Илне каплап давыл килә, Чаң кагам – ишетмиләр. И торыгыз, туганнарым, Беләкләрдән бәйләник. Гарасат җиңә алмаслык Таш диварга әйләник! Безнең күкрәккә бәрелеп, Башын ярсын ташка ул, Кояшны да кол итәргә Уйламасын башка ул!
С. АхмСәгыйть Әхмәтҗанов – 1960 елны Баулы районы Татар Кандызы авылында туа. Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлый. Бүгенге көндә Баулы шәһәрендә яши.

авторның фотосы "Казан утлары" архивыннан
төп фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев