Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Чулмансу

Каешланып беткән акчарлактан каурый-каурый үпкә ява миңа...

Чулмансу...

Ярларында аяк чылатсам да,

уятсам да төнлә таш чиртеп –

Чалкан ятып кочагыма оча,

чал тарихлы башын кече итеп...

Хушлашканда...

Болыткача кизәп ярсуларын,

дуылдата – бәрә яңагыма...

Каешланып беткән акчарлактан

каурый-каурый үпкә ява миңа...

Очрашканда...

Күмелә офык – дулкын йөгерә

Ярын очраткандай яңа гына...

Ак күбекләр сальса бии шашып –

Аяк чылатсам да ярларында...

"КУ" 12, 2019

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев