Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Бу вакчыл дөньядан ярыймы, мин сине коткармыйм?..

Без сине яраттык...

“Я полюбила Вас...”

М.Цветаева

 

Кышкы таң каршылый

Чыпчыклар сайратып.

Ә алар иң тансык яз кебек.

Шул яздай кыш һәм мин:

Без сине яраттык,

Син үзең үк яздай нәзберек.

 

Җырыңның һәр сүзе,

Үпкәгә утырып,

Ваемсыз сулышны тоткарлый.

Шунсыз көл булачак

Бу вакчыл дөньядан,

Ярыймы, мин сине коткармыйм?

 

Яши бер фаҗига

Һич тартым булмаган

Бар дөнья күрсәткән җәбергә:

Үзең дә беләсең

Дөньяга туалмый

Күпме җыр үлгәнен шагыйрьдә.

 

Кайчандыр ул шагыйрь

Артыннан киләчәк

Тарихтан үтелми калган юл.

Шунда син бирешмә.

Ярдәмсез килеш тә

Һаман сөй, һаман яз, һаман бул!

 

фото: pixabay

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев