Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Бу урамда

Йөзәрләгән, меңәрләгән йөзләр үтә. Бу урамда син тынычлык табам, димә.

Йөзәрләгән, меңәрләгән йөзләр үтә.
Бу урамда син тынычлык табам, димә.
Кем ашыга, кабалана. Ә бер бәндә
Янчыгы күк буш күңелен селкеп килә.


Йөзәрләгән, меңәрләгән күзләр сынап,
Өмет өзгән кыяфәтен иләп уза.
Рәвешенә, йөрешенә бәя биреп,
Һавалана, күрмәгән күк үзе нужа...


Бу урамның тынган чагын күрим, димә!
Миллионлаган эзләр уза бу юллардан.
Өмет итмә бер җылы да, күзең төбәп,
Йон бияләй кигән суык күңелләрдән.


Бу дөньядан өмет итмә син тынычлык!
Син – мескенне аңлар җаннар күптән сулган.
Бу урамнар түшәлгәннәр кардан түгел,
Гамьсез күңел, битарафлык анда тулган.

 

"КУ" 05, 2023

Фото: pexels

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев