Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Әбием догасы

Үпкәләп карый күк яшь тулган күземә Әбием тәсбихе намазлык өстендә...

Догалар онытылган... әбием догасы!

Югыйсә һәрберсен укытты, ятлатты...

Кичләрен утырып, мәгънәсен аңлатты...

Йа Хода, барысы онытылган...

Намазлык өстенә баскан юк күптәннән.

Кулыма алган юк Коръәнне әбием үлгәннән.

Өстемдә авырлык... кылмадым әйткәнен әбинең...

«Биш вакыт намазың, уразаң...

Туры юл күрсәтер үз динең...»

Үпкәләп карый күк яшь тулган күземә

Әбием тәсбихе намазлык өстендә...

 

 

“КУ” 3, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият яңа исемнәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев