Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Без хушлашкан урын...

Сөюеңдә бүтән ялгышма, дип, Ачы алма(м) миңа эндәшә.

Без хушлашкан урын.

Җил юмаган әле эзләрне.

Сагынып саташканда,

килеп-килеп,

Күрермен, дип, сине эзләдем.

Сары яфракка тамга салдым,

Килсәң, күрерсең дә белерсең:

Синең белән хушлашканнан алып,

Мин һәр көнне шулай берүзем.

Бүләк итеп баллы алма куйдым,

Сары яфрак белән янәшә.

Сөюеңдә бүтән ялгышма, дип,

Ачы алма(м) миңа эндәшә.

 

"КУ" 03,2020

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев