Бетергеч һәм каләм

Бетергеч һәм каләм... язам, сызам,
Онытмаска куям искәртеп.
Укучылар килгәнче дип иртән,
Дәрес тәртипләрен үзгәртеп.
Бетергеч һәм каләм... җиңел генә
Шулар белән була кисәтеп.
Булмый ләкин шул кораллар белән
Тормыш хаталарын төзәтеп.
"КУ" 07, 2021
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз