Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Бар...

Атлап киттем, дигән чакта Аяктан тотканнар бар. Алда көлеп, арттан килеп Җилкәгә сукканнар бар.

Атлап киттем, дигән чакта

Аяктан тотканнар бар.

Алда көлеп, арттан килеп

Җилкәгә сукканнар бар.

Сырпаланып, җаен табып,

Күңелгә кергәннәр бар.

Аннан чыгып, серләреңне

Таратып йөргәннәр бар.

Сагышыңны үз иткәннәр,

Зарыгып көткәннәр бар.

Җылы кочагына алып,

Маңгайдан үпкәннәр бар.

Барлар алар... Күпләр алар –

Чыннары сирәк кенә.

Чын дустым ул, ахрысы,

Үземнең йөрәк кенә.


Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев