Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Балачагым нигезе

Сагынып, саргаеп бер кайтам иң иске, иң изге нигезгә...

Тукталды йөрәгем тибеше,
Сиздереп сулышым өзелә.
Тын гына үтәм мин капкадан
Иң газиз, кадерле нигезгә.
Үләннәр ямь-яшел. Уемда
Сап-сары йомарлам бәбкәләр.
Ян бакча буенда тезелеп
Сер сөйли җилләргә юкәләр.
Сак кына кагылдым хәтергә:
– Тузанлы балачак, исәнме!
Йомшарган-мүкләнгән өй-нигез –
Онытылмас гомерләр исәбе.
«Уфалла» арбасы иң түрдә,
Кем белә ул үткән юлларны?!
Җылысы йогылып калгандыр
Тамырлы, сузылган кулларның.
Йорт-курам, илаһи нигезем,
Көннәрем, елларым, үткәнем.
Бәхетне җитәкләп йөгереп,
Тылсымлы язмышлар көткәнем.
Туктала йөрәгем тибеше,
Кадерлим, иркәлим, өзеләм...
Сагынып, саргаеп бер кайтам
Иң иске, иң изге нигезгә.

 

 

"КУ" 4, 2020

Фото: pinterest.ru

Теги: яңа исемнәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев