Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Балачагым кышы

Энҗе карлар җиргә яуган чакта Гамьсез чорны күңел сагына.

Ак кар яуды җиргә. Энҗе карлар

Аклыгыннан күзләр чагыла!

Ак кышларым, алып кайтыгызчы,

Бер кайтыйкчы балачагыма!

Киез итек киеп, шәлем бәйләп,

Бияләйләр киеп кулларга,

Бик телимен туган авылымның

Урамнарын кат-кат урарга.

Җыелсыннар иде дус-ишләрем,

Таулар шуар идек бергәләп.

Кар бабаен өеп куяр идек,

Тәгәрәтеп зуп-зур түгәрәк.
Кар атышып бер уйныйсым килә,

Күшеккәнче, куллар туңганчы.

Өйгә кайткач әни шаян кызын

Бер орышыр иде туйганчы!

Орышса да, тәмле чәен ясар,

Ашын бүләр иде әнкәем.

«Мич каршына барып җылын!» диеп,

Утын өстәр мичкә әткәем...

Ак кышларым, алып кайтыгызчы,

Бер кайтыйкчы балачагыма!

Энҗе карлар җиргә яуган чакта

Гамьсез чорны күңел сагына.
 

ГӨЛАРА ШӘРИПОВА

 

"КУ" 01,2024

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев