Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Азан

Таң алдыннан мизгел кайтавазы – Манарадан ишетелә азан.

Бу мизгелнең кайтавазы кебек

Мәңгелекнең чыңы түгел микән?

Тарих чоңгылыннан табып алып,

Кешелеккә берәү бүләк иткән.

Аһ-ваһларга карамаган заман,

Узган гасыр бугазыннан буган.
Сүнеп яткан утлы күмерләрне

Тергезергә яңа буын туган.

Башын түбән иеп көйли бер җан:

«Ил-көннәргә, Раббым, бирмә каза».

Таң алдыннан мизгел кайтавазы –

Манарадан ишетелә азан. 

Гөлназ  Нуриева 

 

"КУ" 06,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев