Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Авыл кешеләре

Авыл җирләрендә билен бөккән, Сез ул – илне, көнне данлаучы!

Сокландыра авыл кешеләре,
Кара җиргә тама тирләре.
Алар җилкәсендә авыр хезмәт,
Тоташалар төнгә көннәре.
Уяналар әтәч тавышына,
Сайрар кошлар моңы кушыла.
Ат-сыеры, чеби, каз-үрдәге –
Оркестрлы сәхнә шушы ла!

Таң атуга абый-апаларны
Тавык чүпләп бетмәс эш көтә.
Ата-бабалардан канга сеңгән,
Кеше иткән җиргә беркетә.
Иген игә авыл агайлары,
Комбайннар иңли басуны.
Иртә яздан кара көзгә кадәр,
Шунда җайлый күңел ачуны.
Фермаларда, маллар арасында
Резин итек кигән апалар,
Сыер савып, бозау үстерәләр,
Ай калыккач эштән кайталар.
Көзгеләргә алар карамыйлар,
Җир тузанын биттән сөртмиләр.
Гадәти бер яшәү рәвешедәй,
Беркемнән дә мактау көтмиләр.
Куркыта алмый җиле, яңгыры да,
Балчык, сазы, көчле давыл да.
Җир, су белән бергә сулый алар –
Яшәү өчен дәрман авылда.
Алар җыры иген басуында,
Алар моңы кошлар җырында.
Табигатьтән аерылмас җаннар,
Мактау язам сезнең турыда.
Көчле булып кала алган кешем,
Җир кадерен, гамен аңлаучы.
Авыл җирләрендә билен бөккән,
Сез ул – илне, көнне данлаучы!

 

Айсылу Кәлимуллина

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев