Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Җаным эзли шигъри тылсым

Җаным эзли шигъри тылсым...

Җаным эзли шигъри тылсым,

Күңел бушансын өчен.

Уй уйнаклый, фикер таркау –

Тапмыйм йомгакның очын.

 

Күңел тулган шигъри моңга,

Сүзләр эзлим тәңгәлен:

Ачып булмый сусау җанның

Илаһи хисле мәлен.

 

Халәтемне аңлатырга

Көче җитми каламы? –

Югала да куя шигъри

Күңелемнең каләме!

 

Сихерләгән шигъриятнең

Мин бит колы. Ә ул – хан.

Күңелемә түгелергә

Тел ачкычы бир, илһам!

 

"КУ" 8, 2020

Фото: pixabay

Теги: яңа исемнәр татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев