Акны – кара, караны ак итә заман...

Гаҗәп түгел моңсыз җырлар, ишексез йортлар,

Шикәрдән генә бал җыйган данлыклы кортлар…

Акны – кара, караны ак итә заман.

Бушлык тутыралмас сүзләр яңгырый һаман.

Канатсызлар өйрәтәләр очу серен,

Канатлылар очалмыйлар никтер бүген…

Читлек белән гөлбакчага куйган кошка:

«Хөрлек шушы, – диләр, – сайрап түли башла!»

Балакошлар инде белми хөрлек төсен,

Тик анакош хәтерлидер күкнең исен.

Моң өзелгән, нур өзелгән, ямь киселгән,

Өмет кенә сулып йөзә ай эзеннән.

Тальян моңын кабатларга тели җилләр,

Азан тавышын тараталар соры җиргә,

Тәрәзәгә дулап-елап сарылалар,

Якаларга килеп-килеп ябышалар…
 

Ландыш Равилова

 

"КУ" 09, 2022

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: