Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Ак чәчәкләр өзелә дә чәчкә куна...

Хыялларга иң кыска һәм туры сукмак – Ихлас рәхмәт. Рәхмәт шушы тормыш өчен!

Гитара кылларын чиртеп, үзе язган җырларны интернет киңлекләренә чыгарган Оксана ИЛЬЮП 1984 елның 16 августында Башкортстанның Салават районы Лаклы авылында дөньяга килгән. Хәзер Чиләбе шәһәрендә яшәп иҗат итүче бу сөйкемле ханымны татар хатын-кызлары арасында беренче бард дип атасак та, дөрес булыр. 2014 елда аның «Гитара кыллары» дип аталган тәүге альбомы яздырыла, ә 2019 елда Чиләбедә «Оча алам» дип исемләнгән шигырь җыентыгы басылып чыга. Аерым шигырьләре Татарстан китап нәшриятында басылган «Яңа гасыр тавышы: антология»сендә дә урын ала. Һөнәре буенча иҡътисадчы булган Оксана 2011–2018 елларда Чиләбе өлкә татар Конгрессының Башкарма комитетында сәркатип вазифасын башкара. Шул елларда шагыйрь Ирек Сабиров белән аралашып яшәү аның иҗат куәсен тагын да үстерә, камилләштерә. Быел исә авторның «Үзгәрдең» атлы яңа шигъри җыентыгы дөнья күрде һәм, әйтергә кирәк, Оксананың каләме дә, китабының исемендә язылганча үзгәрде, үсте, шомарды.

Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ

Ак чәчәкләр өзелә дә чәчкә куна,

Дөньяны күк бизи мине, мин – өлеше.

Мин ярашлык таптым Җирдә яшәвемдә:

Үзәгемдә – Галәм аңы, Галәм көче.

Вакыт ватык – аны ерып чыгып була,

Гүя агым елга: ега, нидер сөйли.

Ә хыялым – кул сузымы ераклыкта.

Һәм йөрәкне гомумкүләм рәхмәт били!

Хыялларга иң кыска һәм туры сукмак –

Ихлас рәхмәт. Рәхмәт шушы тормыш өчен!

Бәхет – миндә, һәр вакыйга – минем дәвам.

Мин үзем дә бу Галәмнең бер өлеше.

Анык аңлыйм: ни көтәргә, нәрсә өчен?

Нинди куәт тупланганын төгәл беләм.

Кичә чәчкән орлык-уйлар чәчкә аткан –

Өзелә дә чәчкә куна берәм-берәм...

Оксана  Ильюп 

 

"КУ"11, 2011

Фото: архив,фотода автор үзе.

Теги: шигърият татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев