Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Адәм гомере – төпсез олы дәрья…

Кәгазь – болын, каләмем – ук...

Алмаз Әхмәтгалиев 1981 елда Татарстанның Балтач районы Кариле авылында туган. Норма мәктәбен тәмамлагач, 96 нчы һөнәр лицеенда белем ала. 2016 елда «Хезмәт» район газетасы аның «Хыял канатларым» исемле шигырь җыентыгын бастыра. Моңарчы шигырьләре «Идел», «Мәйдан» журналларында, «Мәдәни Җомга» һәм «Ватаным Татарстан» газеталарында, «Кариле авылы тарихы», «Безнең гасыр авазы» китапларында дөнья күрә. «Бүгенге көндә дә иҗади эзләнүемне дәвам итәм», – ди Алмаз. Ул, чыннан да, форма ягыннан эзләнүдә, шигырьләрен әле Хәсән Туфанча каймалап яза, әле Дәрдмәнднекенә охшатырга тырыша... Кыскасы, шигырьдән берәүнекенә дә охшамаган бриллиант йөзек кашлары ясау мәсьәләсендә шигырь дәрьясының тәҗрибәләр каегында йөзә.
 

Кәгазь – болын, каләмем – ук,

Ятамын шигырь аулап.

Вак фикерләр кыймылдаша

Йомарланган битләрдә.

Һәммәсе дә карый күзгә,

Миннән кызгану даулап.

Бимазалый черки уйлар,

Бызылдап баш өстемдә.

Саллы табыш ымсындыра,

Зиһен-уемны яулап.
Кәгазь – болын, каләмем – ук,

Ятамын табыш аулап.

Әрәм көнгә эчем пошып,

Бирешмәскә тырышам.

Болын түренә текәлсәм,

Төлке сыман койрык болгап,

Кача елгыр табышым,

Үткер күзле уй-шоңкардан

Күләгәгә елышып.
 

Алмаз  Әхмәтгалиев 

"КУ" 11, 2023

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу егетнең әле "юмор хисе" дигән рухи кыйммәте югалмаган. Хәзерге заманда бик-бик сирәк очрый торган күренеш. Татар шигъриятендә үлеп бара торган юмор-сатира жанрына игътибар итсә иде ул.