Адашасы килә!..

Адашасы килә!..
Адашасы
урман төсле серле хисеңдә.
Һәрбер сүзең,
ымнар, карашларың,
сулышыңа кадәр исемдә.
Уранам да
хәтер буранына,
өр-яңадан күрәм төшләрем.
Ялгыш кына кайтсам өннәремә,
синле хатирәсез нишләрмен?
Юлдан язам!
Язган юлларымны
сиңа түгел, диеп, алдашам.
Битәрләмә – мин бит үзем теләп
бураннарга кереп адашам.
"КУ" 03, 2019
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз