Ачыш...

Гаҗәеп хәл: яшем арткан саен,

Һәр көн ясыйм яңа ачышлар:

Күк йөзе, күр, нинди зәңгәр икән,

Алтын төстә кырда арышлар.

Минем хатын – иң чибәре икән –

Читтә торсын япь-яшь кызларың;

Җәен көндез эссе була икән,

Һәм чатнама суык – кышларың.

Язгы җилләр гел саф була икән,

Исертерлек – шомырт исләре,

Шәрабтан да каты ега икән

Онтылмаган сөю хисләре...

Ә көзләрнең төсләр галәмәте

Ярып керә талган күңелне.

Күңелләрдә шашкан шул бәйгедән

Яшәргән күк тоям үземне...

Һәр көн – ачыш.

 Агышында бәйрәм,

Төпсезлеккә койган дәрьяның.

Китеп барабыз без, соң булса да,

Гүзәллеген аңлап дөньяның...

 

"КУ" 02, 2019

Фото : pixabay.com

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: