Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Аҗагандай гомер

Ватан чикләрендә яшь бөркетләр... Ничек тәмамланыр азагы?!

Билгесезлек иңде. Карашларда

Мең сорау вә вөҗдан газабы.

Ватан чикләрендә яшь бөркетләр...

Ничек тәмамланыр азагы?!

Яшь бөркетләр утлы ядрәләрне

Күкрәкләрен терәп йоталар.
Ил күгендә кояш бер балкырмы?!

Куелырмы моңа нокталар...

Яшь бөркетләр! Сез янәшә чакта

Тыныч, имин ата таңыбыз!

Күңелләрдә ургый язгы ташкын –

Аҗаган күк гомер языгыз... 

 

"КУ" 05, 2023

Фото: unsplash

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев