Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

***

Җаным – Җәннәт бакчасы ул, Тәмуг та. Илаһи тынычлык анда ...һәм ут та. Уем белән уям өлге, Калыплар. Тын алырга авыр кайчак – Калып тар. Уем белән Күк капусын Ачкан бар: Сөю канаты иңнәрдә, Тиңем – яр. Җанымда илаһи тылсым, Моң барда, Галәм кендегеннән күчәр Сер анда.
Лилия Рәфхәт кызы Фәттахова 1972 елның 22 октябрендә Яңа Чишмә районы Чаллы Башы авылында туган. Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлаган. Бүгенге көндә Яңа Чишмә урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укыта. Югары категорияле укытучы. Лилия Фәттахова лириканың күңел, пейзаж, фәлсәфи, иҗтимагый-сәяси төрләрендә иҗат итә, классик шигърият үрнәкләре янәшәсендә ирекле, кыска (дүртьюллыклар, бишьюллыклар, алтыюллыклар) шигырь формалары, мәсәл жанры да үз урынында. Әсәрләренең нигезендә милләтебезнең данлы һәм шанлы дәверләренә заманча бәя, безнең чор кешесенең тормыш мәгънәсен эзләве, адәм баласының Табигать-Анадан аерылгысыз булуы кебек темалар ята, мәсәл жанрына хас сатира элементлары да чагылып ала. Зур әдәбият даирәсендә Лилия Фәттаховага уңышлар телибез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев