Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

***

Юл чаты. Ялгызым. Күңелне Чорнаган мең катлы төеннәр. Газаптан әрнегән чагымда Елмаю саклаган иреннәр. Бушлыкның кочагы рәхимсез – Челләдә җил булып өтәли. Суына эзләрем. Акылым Төйнәлгән төенне сүтәлми. Мең кабат яралам! Мең кабат! Катмарлы әрнүләр тавында. Билгесез юл чаты. Ялгызым. Тырмашам әле мин тагын да. Айкала-чайкала бәгырьләр. Танымый, үз итми үз түрен. Өметтән нәзек җеп эрләдем – Ямарга ярасын күңелнең.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев