Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

***

Бар да кирәк бу тормышта... Көтелмәгән очрашу. Кинәт кавышу. Туктаусыз гәпләшү. Эчкерсез сөйләшү...

Бар да кирәк бу тормышта:

Акыл үстерер өчен,

Гыйбрәтле хәл алу өчен,

Тәкатең артсын өчен,

Сын-рухың ныгысын өчен –

Бар да кирәк бу тормышта.

 

Көтелмәгән очрашу.

Кинәт кавышу.

Бер-берен табышу.

Кирәкме?

Кирәк!

 

Туктаусыз гәпләшү.

Эчкерсез сөйләшү.

Күңел ачып көлешү.

Кирәкме?

Кирәк!

 

Нужа чигү.

Ачы яшьләр түгү.

Билләр бөгү.

Кирәкме?

Кирәк!

 

Ялгышу, хаталану,

Абынып егылу,

Аннан кабат торып,

Яңа юллар ачу.

Кирәкме?

Кирәк!

 

Саташу.

Югалып калу.

Адашу.

Ә соңрак

Аңыңа килү.

Кирәкме?

Кирәк!

 

Каядыр ашыгу.

Каядыр соңга калу.

Каядыр иртәрәк булу.

Кирәкме?

Кирәк!

 

Бар да кирәк бу тормышта:

Акыл үстерер өчен,

Гыйбрәтле хәл алу өчен,

Тәкатең артсын өчен,

Сын-рухың ныгысын өчен –

Бар да кирәк бу тормышта.

 

Кирәкми тик

Акылыңны җую.

Яшәешнең ямен кире кагу,

Зарарлы шөгыльгә алыну,

Хыянәт упкынына чуму –

Кирәкми берүк.

"КУ" 11, 2017

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев