***

Шәһәр-авыл – мәгърип белән мәшрикъ...

Мәш киләбез ике кыйтгада...

Кала – кырыс,

тимер салкын таштан;

ә саланың

җаны-рухы бар...

Пәрдәләргә кояш сеңгән. Шәһәр –

күзен ачты, салмак киерелә...

Авыл күптән

җир җимереп аткан –

...уянгандыр әнкәй

таң белән...

Кала халкы һич тартынып тормый –

ашый, эчә барган хутына.

Әнкәй яңа

гына утыргандыр

«бисмиллалы»

табын артына.

Кызу. Эштәгеләр кондишерлы

бүлмәләргә кереп качкандыр.

Әнкәй шатлыгыннан

өйнең барлык

тәрәзләрен

киереп ачкандыр.

Уйда – таулар, ымсындыргыч үрләр...

Нәфес кошы тынмый – сайрый гел.

Көн куабыз,

ә авылда әнкәй

сәҗдә саен

бәхет сорыйдыр...

Ахшам керә, шәһәр мәңге тынмый –

Тизлек, шау-шу уңда вә сулда...

Гәҗит укып ятам.

Әнкәй анда

шәл бәйлидер

төн уртасында...

 

"КУ" 12, 2019

Фото: "Казан утлары" архивыннан (фотода автор)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: